Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Роспотребнадзор: Грипп һәм ОРВИ белән хәл тотрыклыланды

Әйтик, соңгы җиде көн эчендә Covid-19ның 20 меңгә якын очрагы теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән өч тапкыр түбән.

Илдә грипп, ОРВИ һәм Covid-19 буенча хәл тыныч, дип хәбәр иттеләр Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә (Роспотребнадзор). Ведомствода әйтүләренчә, гомумән алганда, авыру узган атна дәрәҗәсендә кала, дип хәбәр итә «Российская газета».

Әйтик, соңгы җиде көн эчендә Covid-19ның 20 меңгә якын очрагы теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән өч тапкыр түбән. Роспотребнадзорның VGARus базасында россиялеләрдә ачыкланган 281 меңгә якын коронавирус геномы эзлеклелеге саклана, алар арасында «Омикрон» геноварианты өстенлек итә.

ОРВИ авырулары дүртенче атна рәттән кими бара, дип билгеләп үтәләр ведомствода, башлыча бүген грипп булмаган этиологияле респиратор вируслар йөри, А һәм В гриппы вируслары ачыклану очраклары сирәк.

Шул ук вакытта төбәкләрдә гриппка каршы иммунизация дәвам итә. Бүгенге көндә аңа каршы 47 миллионга якын кешегә прививка ясалган. Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова сүзләренчә, хәзер үз иммунитетың турында борчылырга һәм прививка ясатырга вакыт. Моның өчен төбәкләргә ил халкы белән коммуникацияләрнең барлык каналларын кулланып, мәгълүмати-аңлату кампаниясен көчәйтү йөкләнгән.

Шулай ук Попова төбәкләргә авыруларны дифференциаль диагностикалауга игътибар итәргә, саклану, профилактика һәм вирусларга каршы препарат запасларын тикшерергә, ә медицина учреждениеләренә сәламәт һәм авыру гражданнар агымын бүлеп, пациентларның маршрутын катгый күзәтергә киңәш итә.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса