Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Калкансыман биз нык булса, бала сәламәт туа

22-28 майда Россиядә бөтендөнья калкансыман биз көненә багышланган эндокрин авыруларны профилактикалау атналыгы узды.

Калкансыман биз һәм аның йөклелек чорындагы мөһим роле турында Әлмәт күп профильле хастаханәсенең табиб-эндокринологы Рөстәм Мәҗит улы Нуриев сөйләде.

Калкансыман биз кеше өчен мөһим эндокрин органнарның берсе. Ул муенның алгы ягында урнашкан һәм пальпатор тикшерү өчен ачык.

"Организмда барган барлык алмашу процесслары һәм аларның тизлеге калкансыман бизнең функциясенә бәйле. Әйтергә кирәк, калкансыман биз йөклелекне планлаштырганда бик мөһим һәм актуаль.  Йөклелек вакытында ананың калкансыман бизенең нормаль эшләвенә яралгының дөрес формалашуы, киләчәк акыл сәләтләре һәм иммун системасы бәйле», - дип билгеләп үтте Рөстәм Мәҗит улы.

"Бүген диагностикалау һәм дәвалау өчен зур мөмкинлекләр бар. Мин барлык хатын-кызларга йөклелеккә кадәр, йөклелекне планлаштырганчы калкансыман бизгә УЗИ ясарга, канны гормоннарга тапшырырга киңәш итәр идем: ТПО, ТТГ, Т3 ирекле, Т4 ирекле антитәнчекләр".

Бу нәтиҗәләр белән калкансыман биз функциясенең торышын билгеләү өчен эндокринологка күренергә киңәш итә доктор.

Йөклелек вакытында калкансыман бизнең функциясенә бәйле рәвештә йөкле хатыннарга көн саен 200 мкг дозада калий йодиды препаратларын кабул итәргә кирәк.

"Әгәр шулай итеп без профилактик чаралар үткәрсәк, киләчәк үсеп килүче буын сәламәт, көчле һәм акыллы булачак!", дип ышана Рөстәм Мәҗит улы.

 

 

 

Фото: Әлмәт күп профильле хастаханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса