Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган ел Әлмәт күп профильле хастаханәсендә 12 382 операция башкарылган

31 мартта анда ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин килде.

Министр учреждениенең йомгаклау медицина советында катнашты, булачак перинаталь үзәк төзү өчен мәйданчыкны карады, операцион блокта, реанимация бүлегендә һәм кабул итү-диагностика бүлегендә булды.

2022 елда учреждение эшенең нәтиҗәләре турында доклад белән баш табиб Гөлсинә Шәмсиева чыгыш ясады. Доклад барышында Медсанчасть эшчәнлегенең төп күрсәткечләре һәм нәтиҗәләре әйтелде, 2023 елга бурычлар куелды.

2022 елда табибларга кабул итүгә 350 мең кеше килгән.
2022 елда кабул итү бүлегенә 25 меңнән артык пациент мөрәҗәгать иткән, шуларның 40% ы хастаханәгә салынган һәм стационар бүлекчәләрендә дәваланган. Авырулар структурасында 1 урынны кан әйләнеше системасы авырулары (45%), икенче урында – җәрәхәтләр һәм сөяк-мускул системасы авырулары (22,8%), өченче урында – башкалар (12,9%) биләп тора.

Хисап елында 12 382 операция башкарылган (шул исәптән рентгенохирургия 1053), шуларның 1 989ы амбулатор операцияләр ( офтальмология, урология). Реанимация бүлеге табиблары 9 меңгә якын анестезия үткәргән. Медицина бүлеге лабораториясендә 600 меңнән артык анализ, 6 меңнән артык гистологик тикшеренүләр башкарылган.

Үз чыгышында сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин:
- Әлмәт Медсанчасте үз төбәгендә һәрвакыт сәламәтлек саклау флагманы булды. Бу көчле клиника, күрсәткечләр булып, кардиохирургия, нейрохирургия кебек югары технологияле бүлекләр тора. Сез үз төбәгегез һәм республика  кысаларында әйдәп баручы учреждение. Учреждение территориясендә перинаталь үзәк төзүне дөрес карар дип саныйм, бу 3 дәрәҗәдәге перинаталь үзәк булачак. Хезмәтегез  өчен зур рәхмәт!

Очрашу иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

 

Фото: Әлмәт күп профильле хастаханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса