Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Каен суы эчегез

Борынгы әби-бабаларыбыз каенның суын, яфракларын, бөреләрен, кайрысын, гөмбәсен күптөрле чирләрне дәвалаганда уңышлы кулланганнар.

Каен суын хәзер дә йөз төрле чирдән коткаручы тереклек суы дип атыйлар. Аның составында калий, кальций, магний, никель, натрий, бакыр, кремний, алюминий, тимер, марганец, титан кебек минераллар, углеводлар, эфир майлары, күптөрле органик кислоталар, витаминнар бар.

Каен суы сусауны баса, талчыккан организмга хәл кертә. Аны сабыйлар да, йөкле ханымнар, олы яшьтәге кешеләр дә эчә ала, чөнки ул беркемдә дә аллергия китереп чыгармый. Составында җиңел үзләштерелә торган шикәр булганлыктан, аны ачытып, менә дигән тәмле куас әзерләргә дә була.

Каен суы бөердәге һәм сидек куыгындагы вак ташларны эретеп чыгарырга, сидек юлларын төрле утырымнардан чис-тартырга сәләтле. Төрле органнарыбызда ташлар барлыкка килмәсен, комнар, шлаклар, тозлар утырмасын өчен дә каен суы эчү файдалы. Организмны табигый сәламәтләндерү процедурасын иртә язда башлап, рәттән өч ай дәвам итсәң яхшы. Буыннарга тозлар утырудан интегүче, подагра, артрит, артроз, радикулит, ревматизм кебек чирләр аркасында сызланып, газап чигеп яшәүчеләргә дә шифалы каен суының файдасы зур.

 

Каен суын сәламәт кешегә көнгә өч мәртәбә, ач карынга берәр стакан күләмендә, җылымса килеш эчү файдалы. Каен суы сидек кудыру үзлегенә ия, шуңа ул буыннар, бит, аяк-куллар шешенүен бетерә, артык авырлыктан арындыра.

 

Гемоглобинны нормага салу өчен каен суы эчү дару кулланудан күпкә файдалырак. Яңа җыелган табигый су составындагы шикәр, тимер, витаминнар, микроэлементлар кан составын яхшырта, кызыл кан тәнчекләре ясалуга булышлык итә. Аны ашарга 15 минут кала, алма, кишер, чөгендер согы кушып, 50 шәр мл күләмендә эчеп дәваланалар. Каен суы йөрәк-кан тамырлары чирләреннән интегүчеләр өчен чын хәзинә. Артык сыеклыкны кудыруы сәбәпле, гипертониядән интегүчеләрнең югары кан басымын төшерә ала. Нәтиҗәдә, сезне баш авырту һәм баш әйләнү, аяк-куллар, битләр шешенү, йөрәк чәнчү кебек уңайсызлыклар элеккечә борчымас.

Каен суын кайчан һәм ничек җыярга? Гадәттә, аны март азагыннан башлап апрель дәвамында җыялар. Бик яшь каеннарга тимәсәгез әйбәт.
 

Агачны җирдән 20-40 см чамасы өстәнрәк без яки 10 мм лы дрель белән тишеп, уентыга юка шланг яки чиста көпшә тыгып куеп, каен кәүсәсенә 1 литрлы пластик шешә бәйләп куябыз. Савыт тулгач, тишеккә агач бөке кагып яки бакча сумаласы белән сылап калдыру мәҗбүри. Әйтергә кирәк, картрак агачның суы татлырак. Тик каен суы җылыда нибары ике тәүлек кенә саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса