Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Көннәр кыскара, төшенкелек арта

Көзен кешеләр бераз төшенкелеккә бирелә. Табигать шартлары да моңа йогынты ясый: көннәр кыскара, һава температурасы түбәнәя, яңгырлар эч поштыра башлый.

Белеп торыгыз!

Чыннан да, табигатьтәге үзгәрешләр кешенең эмоциональ халәтенә сизелерлек тәэсир итә.

Табиблар көн озынлы-гының кыскаруы баш миендә серотонинның кимүенә китерүе турында әйтәләр. Нәтиҗәдә кешенең активлыгы кими. Шуңа да депрессияне яктылык терапиясе белән дәвалыйлар, я булмаса серотонин барлыкка китерә торган махсус дарулар билгелиләр.

Көзге депрессиянең төп симптомнары тү-бәндәгедән гыйбарәт:

авыру төнлә йок-лап китә алмый, ә көн-дезләрен йокымсырап йөри,

аппетит бозыла, я киресенчә ашау теләге арта,

күңел төшенкелеге, сәбәпсезгә борчылу, курку барлыкка килә,

кәеф еш үзгәреп тора.

Депрессия алдында үзегезне көчсез дип уйласагыз, бу очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү зарур. Әгәр дә бу халәт вакытлыча гына, аннан үз көчегез белән дә чыгарга була дип саныйсыз икән, түбәндәге киңәшләр файдалы булыр:

Иң беренче эш итеп ашау рационын җайга салыгыз. Менюга банан, хөрмә, цитруслы җиләк-җимешләр, аксымга бай ризыклар кертергә тырышыгыз. Кәефне күтәрү өчен бераз шоколад, баллы ризык та ашарга ярый.

Йоклау режимын җайга салу да мөһим. Көндез дә берәр сәгать булса да йоклап алырга тырышыгыз.

Мөмкин кадәр актив булырга кирәк. Гимнастика, йога, тренажер залларына, бассейнга барып кайту файдага булачак.

Саф һавада булу бик файдалы. Кояшлы көннәрдә урамга, парк-ларга чыгып керегез.

Начар уйлардан, яңалыклардан, зарланучы кешеләрдән ераг-рак булыгыз.

Үзегезне кулга алыгыз, артык борчылмагыз һәм күбрәк елмаегыз.

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса