Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә гриппка каршы вакцинацияләүнең күчмә бригадалары эшли башлады

Бу сезонда табиблар  ике куркыныч вирус: грипп һәм Covid-19ның кушылуыннан  куркалар.

Әлмәттә дәвалау оешмалары оешмаларга барып эшли башлады. Ә югары уку йортлары һәм колледжлар препаратларны үз медпунктларына заказ биреп ала. Әлмәтнең нефть институтында студентлар һәм хезмәткәрләр прививка ясаталар. Грипп һәм коронавируска каршы вакцинация ясыйлар. Бүгенге көндә медпункт хезмәткәрләре уртача 25 доза препаратка заказ бирә.

"Грипп белән дә, коронавирус белән дә авырулар саны арта бара. Шуңа күрә без грипп һәм коронавируска каршы прививка ясыйбыз", - ди  здравпункт мөдире Анна Карамова.

«Барыннан да элек медицина хезмәткәрләренә, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә прививка ясарга кирәк: бу педагоглар, балалар бакчалары, мәктәпләрдә, трансортларда, коммуналь өлкәдә эшләүчеләр», - дип санады эпидемиология буенча баш табиб урынбасары Ләйсән Гаврилова.

Институт белән беррәттән шәһәрнең бер предприятиесе хезмәткәрләре дә прививка ясаттылар. Бу көнне барлыгы 108 кеше прививка ясатты. Гомумән алганда, районда бүген 16841 граждан вакцинация узган, шуларның 9428е-балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса