Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сентябрь башында Әлмәттә балалар хастаханәсенең яңа хирургия корпусы ачылды

Бу вакыйганы әлмәтлеләр зур түземсезлек белән көттеләр. Корпус инде күптән ачылырга тиеш булса да, төрле сәбәпләр белән бу вакыйга кичектерелеп килде.

Ниһаять, Нефтьчеләр көне уңаеннан әлеге чара тормышка ашырылды. Тантанага Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов үзе дә килгән иде. Азнакай һәм Әлмәт җирлекләрендә яшәүче балаларга хирургия ярдәме күрсәтүче әлеге медицина учреждениесендә сукыр эчәккә, бүсергә һәм башка төр органнарга уңышлы гына операцияләр башкарылган инде.

Бүлек мөдире Кирилл Булатов хастаханәдә 4 хирург эшләвен хәбәр итте. Алар тарафыннан инде илледән артык операция үткәрелгән, 85 ләп балага медицина ярдәме күрсәтелгән.

- 20 урынга исәпләнгән корпуста хәзерге вакытта 18 пациент дәвалану уза. Бездә нигездә планлы һәм ашыгыч ярдәм күрсәтелә. Палаталар икенче катта урнашкан, барысы да ике кешелек. Йөрү мөмкинлекләре чикләнгән пациентлар өчен махсус бүлмәләр дә каралган. Үзегез күреп торасыз, биредә бар да балаларга уңайлы булсын дип эшләнгән, - диде ул.

Чыннан да, хастаханә стеналары төрле төсләргә буялган, анда төрле хайваннарның сурәтләре ясалган. Хирургия комплексы кирәкле җиһазлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Проект-смета документларын эшләүне «Татнефть» компаниясе финанслаган.

Кирилл Булатов үзе табиблар династиясен дәвам итүче шәхес. Ул башта медсанчастьта эшләгән булган. Барлык туганнары да диярлек медицина юнәлешендә хезмәт куялар. Шуңа күрә дә мондый табибка балаларыбыз сәламәтлеген ышанып тапшырырга була. Аның белән бергә хезмәт куючы хирург-лар да тәҗрибә тупларга өлгергән.

- Безнең максат - балаларның гомерен саклап калу, - ди алар. Әйе, сабыйлар исән-сау була гына күрсен, тик шушындый табибларның үзләрен дә Әлмәт җирлегендә саклап, төпләндереп калдырырга иде.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса