Әлмәттә медицина хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан "Татнефть" медсанчастенең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.
Медсанчастьнең иң югары бүләгенә - исемнәрен Мактау Китабына кертүгә, һөнәри осталыклары, халыкның сәламәтлеген саклау эшендә озак еллар намуслы хезмәте өчен баш табибның техника буенча урынбасары Гыймадиев Рамил Әгъләм улы, хирургия бүлеге мөдире, табиб-хирург, ТР атказанган табибы Гюльалиев Фидель Якуб улы, поликлиниканың неврология кабинетының шәфкать туташы Хәмитова Халисә Зыяф кызы лаек булды.
Шулай ук оешма хезмәткәрләре Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының, шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсенең, медсанчастьнең мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән дә бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа