Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өйрәнү максатындагы янгын

Май азакларында "Җәлилнефть" нефть-газ чыгару идарәсенең Сөләй товар паркында өйрәнү максатында янгын булды. Шартлау һәм нефть яну, ничек кенә сәер булмасын, дәүләт янгын службасы ТР буенча ФПСының 2 нче отряды янгын сүндерүчеләре эше.

Тик бу эшнең максаты изге иде - шәхси состав 5000 кубометр сыешлы резервуарда килеп чыккан янгынны сүндерергә өйрәнде.
Шартлау турында сигнал бирелү өйрәнү максатындагы янгын-тактик күнегүләргә старт булды. Шартлауның сәбәбе - янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләрен бозу аркасында пар-һава мохитына очкын эләгү. Янәсе, эретеп ябыштыру эшләре вакытында чыгарылма торбаүткәргечтә томалагыч куелмаган булган. Нәтиҗәдә шартлау, резервуарның түбәсез калуы һәм өслекнең бөтен мәйданы буйлап чи нефтькә ут кабу.
Кизү оператор бу турыда шунда ук 32 нче янгын частеның элемтә пультына хәбәр итә һәм стационар суыту җайланмасын эшләтеп җибәрә. 32, 15 һәм 21 нче янгын частьларыннан ут белән көрәшүчеләр тиз арада җыенып объектка килеп җитәләр һәм эшкә керешәләр.
Ул арада янгынны сүндерүгә җитәкчелек итүче кеше объект вәкилләре белән элемтә урнаштыра һәм кирәкле мәгълүматларны ачыклый. Алмашка 32 нче янгын часте начальнигы килеп җитә һәм җитәкчелекне үз өстенә ала. Янгын сүндерү штабы һәм стихиягә каршы көрәш участоклары төзи. Аларның берсе янучы резервуарны, икенчесе күршедәге өч резервуарны суыта, өченчесе иң җаваплы миссиягә - янучы нефтьне сүндерүгә әзерләнә.
Янгын сүндерү штабында көчләр һәм чараларның, су запасы һәм күбекнең күпме кирәк булачагын исәпләү буенча киеренке эш бара. Нефтьнең кайнап читкә агуы ихтималы була калса дип территориядә тревога сигналы яңгырый һәм ут белән көрәшүчеләр куркынычсыз арага чигенәләр. Куркыныч беткәннән соң шәхси состав күбек ярдәмендә хәлиткеч атакага күчәргә әзерләнә. Берничә минуттан янгын сүндерелә. Ләкин янгынчылар техник коралларын җыярга ашыкмыйлар, резервуар ахыргача суынганчы аны суытуларын дәвам итәләр. Ләкин бу да әле өйрәнүләргә нокта куймый. Икенче отрядның шәхси составы шартлау турында беренче сигнал бирелү мизгеленә кире әйләнеп кайта һәм яна торган резервуарны өр-яңадан - бу юлы инде заманча технологияләр ярдәмендә сүндерүгә керешә. Җиңсәләрне югары басымлы генераторлары булган узелларга тоташтыралар һәм күбек хасил итү җайланмасын китерәләр. Күбек нефтьнең тирәнтен катламнарыннан өслеккә үтеп чыга һәм элпә хасил итеп, яну зонасына кислород килүен тоткарлый. Бу вакытта шәхси составка һәм янгын техникасына бернинди куркыныч та янамый.
Өйрәнүләр төгәлләнгәннән соң шәхси состав традиция буенча аны җентекләп тикшерде һәм тырышлыклары өчен лаеклы бәя алды.
Ю.ГРИГОРЬЕВА.
2 нче отрядның матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250