Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшь геологлар Әлмәткә җыелды [+ФОТОЛАР]

Татарстан президенты Рөстәм Миннехановның яшь геологларның III Республика ачык кыр олимпиадасы ачылышына килүе әлеге чараны саллы итте.

Яшь геологларның ачык кыр олимпиадасы геология өлкәсендә сәләтле булган балаларны барлау, әлеге фәнне пропагандалау максаты белән инде өченче тапкыр уздырыла. Быелгы олимпиада "Дружба" балалар сәламәтләндерү лагерында бер атна дәвамында узачак. Аның ачылышына бөтен республикадан мәртәбәле кешеләр җыелды.
Олимпиадага республиканың иң сәләтле балалары - барлыгы 34 команда килде. Шулай ук, Казахстаннан һәм Кырымның Бакчасарай шәһәреннән килгән яшь геологлар да бар иде. 288 укучы берничә көн дәвамында күп төрле бәйге-ярышларда үзләрен сынап караячак. Бу - кыр стоянкасы бәйгесе дә, нефть геологиясе нигезләрен барлау да, минерология буенча конкурслар да дигән сүз. Радиометрия, палеонтология һәм башка кызык өлкәләргә караган биремнәрне дә укучыларга уңышлы гына узарга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса