«Ел кызы - Playboy - 2017» дип исемләнгән популяр бәйгедә кызу көрәш көннән-көн дәвам итә.
Дүрт этаптан торган бәйгенең финал өлешенә 23 яшьлек Чаллы кызы Лия Ситдикова чыккан. Бәйге титулыннан тыш, җиңүчегә 1 миллион сум бүләк ителәчәк һәм ир-атлар җурналының тышлыгына фотога төшү мөмкинлеге дә бирелә икән. Бу мөмкинлекне Лия бер дә кулыннан ычкындырырга уйламый, ышанычлы адымнар белән алга атлый.