Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Владимир Путин мөрәҗәгате, яки Өйдән чыкмау иң отышлысы

Россия Президенты Владимир Путин халыкка мөрәҗәгатендә Россиядә 28 марттан алып 5 апрельгә кадәр ял игълан итте.

Шул ук вакытта хезмәт хаклары сакланып калачак, диде ул. Бу коронавирусның тиз таралу куркынычын булдырмау өчен кирәк. Яшәешне тәэмин итүнең барлык структуралары, медицина учреждениеләре, даруханәләр, кибет, банк һәм финанс хисапларын башкаручы оешмалар, транспорт, шулай ук барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарына бу кагылмый. Кулланучылар һәм ипотека кредитлары буенча каникулларны да карарга тәкъдим ителде.

Шулай ук Россия Президенты Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү көненең күчереләчәген җиткерде.

Россия Президенты чыгышында тәкъдим ителгән төп тезислар:

 

· Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә түләүләрне май бәйрәмнәренә кадәр тапшырырга.

· Барлык социаль пособиеләр һәм ташламалар ярты ел дәвамында автомат рәвештә озайтылачак, өстәмә рәвештә социаль учреждениеләргә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

· Ана капиталы алу хокукына ия булган гаиләләргә якындагы 3 айда 3 яшькә кадәр һәр балага 5 әр мең сум акча биреләчәк.

· Авырган вакытта түләнә торган акча бер МРОТтан да ким булмаган суммадан чыгып исәпләнәчәк.

· Өчтән җиде яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә түләүләр буенча карарлар кабул итү вакытын кыскартырга.

· Эшсезлек буенча пособиене 8 мең сумнан 12 мең сумга кадәр арттырырга.

· Кече һәм урта бизнесның барлык компанияләренә, НДСтан тыш, барлык салымнар һәм иминият взнослары буенча да түләүләрне ярты елга кичектерергә.

· Керемнәрнең процентлар һәм дивидендлар рәвешендә чит илгә чыгарылучы барлык түләүләренә «адекват салым» салынырга тиеш.

· Дивидендларны офшорларга чыгарган өчен 15% күләмендә салым билгеләргә. Акча балалы гаиләләргә һәм эшсезләргә ярдәм итүгә тотылачак.

· Банк кертемнәренең яки бурыч йөкләмәләре булган кыйммәтле кәгазьләргә инвестицияләренең гомуми күләме 1 млн сумнан артып киткән гражданнар өчен процент кеременә салымны 13% күләмендә билгеләргә.

· Кече һәм урта предприятиеләр өчен хезмәт хакларының МРОТ дәрәҗәсеннән артып киткән суммасына иминият взнослары күләмен ике тапкырга – 30 дан 15% ка киметергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса