Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәрәзәләр көлеп торсын

Тәрәзәләрне юар вакыт җитә. Язгы кояшта андагы тузан һәм таплар аеруча да нык күренә. Ялтырап торган тәрәзәле фатирлар матур да күренә

Тәрәзә юарга керешкәндә башта йомшак чүпрәк белән тузанын сөртегез. Аннары нашатырь спирты (бер литр суга бер аш кашыгы) салынган җылы су белән рамнарны һәм тәрәзә төпләрен юыгыз. Аларны юып-корытып сөрткәч, пыялаларга тотыныгыз. Рамның почмакларын аеруча җентекләп чистартыгыз. Моның өчен очына чүпрәк кисәге чорналган нечкә таякчык файдаланырга мөмкин.

Пыялаларның башта өске өлешен, аннары аскыларын юалар. Эз калмасын өчен аны аркылыга-буйга сөртегез. Суны ешрак алыштырыгыз, чөнки пычрак судан таплар кала.

Тәрәзәне салкын су белән юарга кирәк, суга, нашатырь спиртыннан тыш, серкә дә салырга мөмкин. Юганнан соң, мамыгы калмый торган ныклы чүпрәк, яисә бөтәрләнгән гәзит белән сөртеп ялтыратырга була. Әгәр пыяла бик пычрак булмаса, суга аз гына бәрәңге оны салып болгатып, шуның белән сөртегез, ул пыяланы тагын да яхшырак ялтырата.

Тәрәзәне бервакытта да якты кояш нурлары төшеп торганда юмагыз, чөнки корытып өлгергәнче кояш пыяланы киптерә, шунлыктан пыялада салават күпере төсле таплар кала. Яңгыр яуганда да юарга ярамый, дымлы һавада пыяланы корытканчы сөртеп булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса