Татарстан Республикасында 2020 елның беренче кварталы өчен яшәү минимумының күләме җан башына исәпләгәндә 9252 сумга кадәр арткан.
Тиешле карар ТР хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
«2020 елның I кварталында Татарстан Республикасында яшәү минимумы күләме җан башына — 9252 сум, хезмәткә сәләтле халык өчен — 9841 сум, пенсионерлар өчен — 7546 сум, балалар өчен — 9333 сум күләмендә расларга», - диелгән документта.
Узган елның дүртенче кварталы белән чагыштырганда күрсәткечләр арткан. Ул вакытта җан башына исәпләгәндә яшәү минимумы күләме 8938 сум тәшкил иткән булган.