Татарстанга "Путин" түләүләренә 8,5 млрд. сум бүлеп бирелгән. Бу турыда Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткән
“3 яшькә кадәрге һәм 3тән 16 яшькә кадәрге балаларга 5 һәм 10 мең сум акча түләүгә республикада 770 меңнән артык бала дәгъва итә", - диелгән хәбәрдә.
Татарстанда 3 яшькә кадәрге сабыйлары булган гаиләләрнең күбесе вәгъдә ителгән финанс ярдәмен алган инде.
3тән 16 яшькә кадәрге балаларга түләүләрне бу елның 1 июненнән бирә башлыйлар. Акчалата ярдәм алу өчен гаризаны ике ысул белән бирергә мөмкин: Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта яки шәхсән МФЦ аша.
Моны 1 октябрьгә кадәр эшләргә кирәк.
"Иң мөһиме, документларны төгәл тутырып, гаризаны дөрес тутырырга кирәк, бу кергән гаризаларны эшкәртү һәм түләүләрне күчерү процессын шактый тизләтәчәк», — дип китерә Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафинның сүзләрен матбугат хезмәте.
Фото:архив/Владимир Васильев