Сайлау участокларында бүләк өләшәләр [+ФОТОЛАР]
Җәмгыять

Сайлау участокларында бүләк өләшәләр [+ФОТОЛАР]

25 нче мәктәттә урнашкан 823 һәм 2830 нчы сайлау участоклары өлкәннәрне сөендерә.

Тавыш биргән ветераннарга бүләкләр әзерләнгән. 823 нче сайлау участогының иң өлкән сайлаучы булган Фатыйма Яхина тавыш бирергә үзе килде. Сугыш ветеранына бүләк тапшырылды. Шушындый ук бүләккә 80 яшьлек Нәзирә Мануелова да лаек булды. Исхакова Мәрьям апа да бик сөенде.
Беренче тапкыр тавыш бирүче егет-кызларга шәһәр пляжындагы аттракционнарга бушлай билетлар тапшырыла.
Һәрбер сайлау участогында тавыш бирүчеләргә браслетлар әзерләгәннәр. Алар белән җәмәгатьчелек транспортында бүген бушлай йөрергә була. Айдар Галимов һәм Билан концертына да бушлай керү өчен билет вазифасын үти бу браслетлар.