Отышлы язылу
«Знамя труда» һәм «Әлмәт таңнары» газеталары редакцияләре газета укучылар арасында призлар уйнаттылар.
2023 елның 1 октябреннән 29 декабренә кадәр безнең басмаларда әлмәтлеләр өчен «Бәхетле әбүнәче» акциясе барды. Шулай ук хезмәт коллективлары өчен аерым «Иң күп укучы оешма» бәйгесе игълан ителгән иде. Гыйнвар азагында без аларга йомгак ясадык.
Тугры укучыларыбыз
«Бәхетле әбүнәче» акция-сендә шәһәрдә һәм районда яшәүче, альтернатив рәвештә «Знамя труда» һәм/яки «Әлмәт таңнары» газеталарына язылган кешеләр катнаша алды. Тагын бер шартыбыз - 2024 елның кимендә 6 аена язылырга кирәк иде. Андыйлар 200 дән артык кеше булып чыкты. Лототрон ярдәмендә без алар арасында «Реамед» клиникасыннан медицина хезмәтләренә һәркайсы 2000 сумлык алты сертификат уйнаттык.
МЕНӘ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕБЕЗ:
1. Наҗия Рәхимова
2. 32 нче балалар
бакчасы
3. Хаҗи Вәлиев
4. Нәкыя Хәкимова
5. Валентина Степанова
6. Л.С. Гыйльфанова.
Сертификат откан бәхетле газета укучыларыбызның берсе - Хаҗи Вәлиев «Знамя труда»ны 70 елга якын алдыра икән инде. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул атналык газетабызга редакция аша язылуны хуп күрә.
- 90 яшемдә дә мин яраткан газетамны килеп алырга бер дә авырыксынмыйм. Һәр атнаның җомгасы - га-зетаның яңа саны чыккан көн - минем өчен кечкенә генә бер бәйрәм кебек. Мин аны беренче саны чыкканнан бирле яздырып алам. Яратып укыйм, - дип фикерләре белән уртаклашты Хаҗи ага.
Тагын бер җиңүчебез - Наҗия Рәхимова - менә ике ел инде «Әлмәт таңнары» газетасының тугры укучысы. Аңа барыннан да бигрәк газетаның туган телебездә шәһәр һәм район тормышы белән таныштырып баруы ошый. Бәясе дә артык кыйммәт түгел, дип саный ул.
- Басма миңа бик ошый. Ул кешеләр тормышы, язмышлар турында күп яза, яңалыклар белән таныштыра. Безнең авыл турында да еш язалар. Газетаның һәр санын чыгару өчен тырышып хезмәт куйган кешеләргә рәхмәт. Язылыйк, укыйк, - диде Наҗия ханым.
Коллективлары белән укыйлар!
Газеталар редакцияләре «Иң күп укучы оешма» бәй-гесенең нәтиҗәләрен дә игълан иттеләр. 6 айга «Знамя труда» һәм «Әлмәт таңнары» газеталарына альтернатив төстә язылган хезмәт коллективлары әлеге бәйгедә автомат рәвештә катнаштылар һәм иң күп санда язылучылар җиңү яулады.
Бәйгедә 30 га якын оешма катнашты. Язылу кампаниясе йомгакларына таянып, без алар арасыннан өч җиңүчене билгеләдек.
1 нче урынны «Татнефть» ААҖнең берләшкән башлангыч профсоюз оешмасы яулады. Коллектив бүләк буларак берәр чараны видеога төшерү өчен 20000 сумлык
сертификатка ия
булды.
- Миңа калса, «Знамя труда» газетасы - ул безнең газета. Ветераннарыбыз һәр санны көтеп алалар һәм яратып укыйлар. Басма битләрендә Әлмәтнең тормыш-яшәеше яктыртылуы бик яхшы. Шә-һәр Советы депутаты буларак, мин газетаны кулга алуга ук әлмәтлеләрнең гозерләре ничек хәл ителүе турындагы язмаларны укыйм. Газета укучыларның үз сорауларына җавап табулары, аларның проблемаларын хәл итүдә ничек ярдәм итә алачакларына төшенүе мөһим. Менә шуңа күрә дә «Знамя труда» газетасы бик кирәк. Ул - безнең өчен байрак кебек! - дип саный җиңүче оешма вәкиле Николай Бочкарев.
2 нче урында - Әлмәт муниципаль районы вете-раннарының (пенсионер-лары) җирле иҗтимагый оешмасы. Ул тимбилдинг, квест, мастер-класс яки төркемле бизнес-уенга 15000 сумлык сертификатка ия булды.
- Әле интернет, телевидение булмаган чорда газета һәрвакытта да прогрессны алга этәрүче булды. Өлкән буын өчен басма мәгълүмат чарасына язылу күптәнге традиция. «Знамя труда» һәм «Әлмәт таңнары» газеталарында файдалы һәм кызыклы мәкаләләр күп басыла. Газеталар безнең активистларыбызның иҗаты турында еш язалар. Журналистлар безнең күп кенә проектларыбызны газета битләрендә яктырталар. Безнең җиңү башкалар өчен дә газетага язылырга стимул булыр дип ышанам, - дип ассызыклады ӘМР ветераннар советы рәисе урынбасары Клара Минһаҗева.
3 нче урын - «ТНГ-АлГИС» ҖЧҖнең башлангыч профсоюз оешмасында. Бүләк - фотосессиягә 10000 сумлык сертификат.
Әбүнәчеләребезгә бүләкләр бирү - газеталарыбыз өчен күркәм традиция. Киләсе язылу кампаниясендә дә тугры укучыларыбыз өчен яңа акцияләр оештырырбыз дип ышанып калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа