Җәмгыять

Әнисен үтерергә заказ биргән

Полиция хезмәткәрләре әнисен үтерергә киллер эзләүче хакында 4 гыйнварда ук хәбәр ала.

Юдино бистәсендә яшәүченең бу гамәлен 31 яшьлек ир-ат җиткерә. Ул 1 гыйнварда төнге клубларның берсендә үзе янына элеккеге танышы килүен һәм аның кеше үтерү өчен берәрсен эзләвен сөйли. Салмышрак булган танышының бу сүзләренә ул башта игътибар итми. Әмма өч көн узгач телефоннан сөйләшкәндә ул бу тәкъдимен кабат әйтә. Казанның җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре план төзи. 26 яшьлек шикле ир-ат танышына булачак корбан яшәгән урамда очрашу билгели. Урынга килгәч, ул әнисен үтерәсе килүен әйтә һәм анасының көн тәртибен тәфсилләп җиткерә, аның кайчан өйдә булуын һәм башкалар турында сөйли. Киллерга әнисенең яшерелгән 170 мең сум акчасын вәгъдә итә ул. Икенче көнне әнисен юк итәргә теләгән адәм актыгын тоткарлыйлар. Ул үзенең бу гамәлен әнисенең үзенә карата игътибары кимү белән аңлата.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Әнисен үтерергә заказ биргән
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять