Зиннур Сафиуллин кебек лирик күңелле, айлар буе гастрольләрдән кайтып кермәгән иҗади ир белән яшәвен ул ничек дип бәяләр?
Зиннур Сафиуллинны якыннан белгән кешеләр килешер: үзе гади, әмма иҗаты саллы. Ничәмә дистә еллар халык теленнән төшмәгән күпме җырлары бар, әле дә хитка әверелердәйләрне иҗат итә. Әмма бүгенге язма Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәренең җырлары хакында түгел, ә аның гаиләсе, дөресрәге тормыш яры Нәсимә турында.

Аз да түгел, күп тә түгел - алар инде 30 ел бергә. Күрше авыл яшьләре (Зиннур Сафиуллин Мәмәтнеке, Нәсимә апа Кичүчат кызы) бер-берсен әле балачакта ук күреп белсәләр дә, дуслашып китүләре 12-13 яшьтә була. Зиннурның шаянлыгы һәм күрше авыл малайлары янына футбол уйнарга йөргән чагы.
- Безнең уенны карарга йөриләр иде алар. Җан атканда тавышы ныграк чыккандыр, иң элек шуңа игътибар иттем. Печән чабып, утын ярып үскән авыл егетенә нәкъ аның кебек эшчән авыл кызы кирәк иде. Барлык авыл малайлары да үзләренә хатынны шул ягына карап сайлагандыр инде ул чакта. Армиядән көтеп алды, аннан техникум бетергәнне көттек. Сабырлыгын яраттым. Бик сирәкләр өлешенә генә насыйп булган зирәклек бар аңарда, - дип җырчы Нәсимәсенең холкын тасвирларга кереште.
- Сабырлыгым булмаса, һәрвакыт уйлары белән яңа ноталар эзләп күкләрдә йөргән иҗат кешесе белән яшәп тә булмас иде. Балаларның бәләкәй чагын Зиннур күрмәде дә диярлек. Элек гастрольләр айларга сузыла иде. Хәтерлим, төпчек улыбыз әтисен 10 айда хәтта танымады да. Сирәк күрештеләр чөнки. Әмма Зиннур бала җанлыклы булды, бар булганын гаилә өчен тотты. Матур тормыш өчен көрәшеп яшәде. Хөрмәтем дә шуңа зур аңа, - дип Нәсимә апа гаилә хатирәләренә бирелде. Әллә шуңамы, ул әле дә бала арбасы тартып барган әтиләргә кызыгып карый икән. Алай да күңеле белән ирен аңлый, бик сирәкләр генә өлешенә насыйп булган сәләтне кайчак хәтта балалар барәбаренә була үстерә, таныта.
Ана булган мизгелләргә килгәндә, Нәсимә апа аларны әле дә ап-ачык хәтерли:
- Ничек инде онытып була? Ике генә бала бит. Үзебез өч кыз һәм бер малай үскәч, Зиннурлар, гомумән, өч малай - кыз бала алып кайту хыялы да булды. Әмма улларыбыз да кызлардай итагатьле һәм тәртипле - зур горурлык! Илназны сөйләп тормасам да, ирешкән уңышларын халык ишетеп белә. Кечкенәбез Илнар Казан университетында белем ала. Мөстәкыйль, тырыш һәм абыйсына охшап идеяле.
Сафиуллиннар гаиләләре белән еш очрашырга тырыша. Яңа елга, әти-әниләренең туган көннәренә кайтырга уллары тынгысыз графикларында һәрвакыт вакыт таба. Бу гаиләне түгәрәк өстәл артына җыйган тагын бер истәлекле вакыйга бар - гаиләнең кавышкан көне (һәр шигъри юл һәм нота язылышында Зиннур абый Нәсимә апаның да өлеше бар дип саный, ул - иң төп рухландыручы).
.jpg)
- Мин бәхетле кеше. Теләгемә ирештем, балачак хыялларым да чынга ашты. Яраткан эшем белән шөгыльләнә алам, балаларым йөзгә кызыллык китермәде, янәшәмдә Нәсимәм бар. Боларның һәммәсе аңа була гына тормышка ашкандыр, - ди Зиннур абый тормыш ярына олы хөрмәтен белдереп.
- Хатын-кызның бәхете ирдән, диләр. Минем өлешемә дә бәхетле булу насыйп булгандыр. Зиннур - ул бай күңелле кеше. Аның киң йөрәге безгә дә, җырлар язарга тамашачыларга да җитә. Күзләр генә тимәсен, - ди Нәсимә апа миңа шыпырт кына.
Бер-береңә пар булу, ир-атның уңышы - хатын-кыз бәхете диюләре бу очракта әнә шулай яңгырыйдыр ул...
Филүзә Хәмидуллина
Фотолар гаилә архивыннан