Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Машина яндырып күңел ачканнар

Агымдагы елның 8 октябреннән 9 ына каршы төндә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге дежур частена бер ир-ат мөрәҗәгать итә һәм билгесез кешеләрнең Җәлил урамындагы йортларның берсе яныннан аның ВАЗ-2011 автомобилен куып алып китүләрен әйтә.

Күпмедер вакыт узуга Сабантуй мәйданы янында автомобиль яну турында тагын бер хәбәр керә. Вакыйга булган урынга барып җиткән полиция хезмәткәрләре нәкъ менә урланган «копейка» януын ачыклыйлар һәм җинаятьчеләрне эзләргә керешәләр. Патруль-пост службасы экипажы шәһәргә таба йөгерүче малайлар төркеменә игътибар итә. Ләкин яшьләр «беркемне дә күрмәгәннәр, бары спорт белән шөгыльләнәләр» икән. Бу вакытка Барри кушаматлы немец овчаркасы белән кинолог-полицейский вакыйга булган урынны тикшерергә өлгергән була. Барри үсмерләрнең берсен "сайлый". Моннан соң алдашып торуның мәгънәсе калмый инде, алар гаепләрен таныйлар. Баксаң, балигъ булмаган яшьтәге бу өч үсмер күңел ачарга уйлаганнар һәм иске генә "копейка"ны куып алып киткәннәр. Кызык булсынга бу хәлләрне кәрәзле телефон белән төшереп барганнар. Аннары, шәһәрдән читкә чыккач, автомобильгә ут төрткәннәр. Бу вакытта шатланып җырлаганнар да әле. Дөрләп янучы машинага карап торып туйганнан соң, күңелләре булып, вакыйга булган урыннан кайтып киткәннәр.
Хәзерге вакытта вакыйгада катнашучыларга карата җинаять эше кузгатылды. Һәркайсының ни дәрәҗәдә гаепле булуын тикшерү күрсәтер.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250