Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Марат Сафиуллин:"Бу кризис Советлар Союзы таркалу масштабында"

Россия икътисады нефть бәяләре төшү һәм коронавирус пандемиясе фонында бара торган вакыйгалар масштабы ягыннан СССР таралуга тәңгәл.

Бу фикерне Андрей Кузьминга ТР Фәннәр академиясенең перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәге директоры, Казан дәүләт университетының икътисади һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча проректоры Марат Сафиуллин белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, ил җитәкчесе тәкъдим иткән бизнеска һәм халыкка ярдәм итү чаралары беренчел характер йөртә. Алардан соң эчке һәм тышкы икътисади элемтәләрне яшәтү буенча башка чаралар күрелергә тиеш.

"Бу кризис Советлар Союзы таркалу масштабында. Бу бик җитди", - дип ассызыклады икътисадчы.

Аның сүзләре буенча ил һәм республика халкына үз чыгымнарын оптимизацияләргә һәм экономияләү режимында булырга кирәк.

Интервьюның тулы версиясен sntat.ru сайтында укырга була.

Фото:Владимир Васильев

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса