Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ялгыз өлкәннәрне азык-төлек һәм дарулар белән тәэмин итәләр

Татарстанда коронавирус инфекциясе буенча профилактика чаралары кертелүгә бәйле рәвештә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләрендә кайнар линия телефоннары үз эшен дәвам итә.

Белгечләр 65 яшьтән өлкән булган ялгыз кешеләргә  волонтерлар тарафыннан  азык-төлек продукциясе һәм дарулар  алып килүне оештыруда ярдәм күрсәтә. 65 яшьтән өлкәнрәк әлмәтлеләр   шулай ук  республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының кайнар линия  телефонына 8 (843) 598–35-98 шалтыратып, нинди социаль ярдәмгә  мохтаҗ  булуларын әйтә ала. Кирәк булган очракта күчмә мобиль бригада белгечләрен чакырту да каралган.  

Республикада   гомумроссия халык    фронтының кайнар линиясе  8-800-200-34-11 һәм   Татарстан төбәк  бүлегенең  Бөтенроссия «Бердәм Россия» сәяси партиясенең бердәм колл-үзәге (843) 238-10-00 телефоннары эшли.
Әлмәт муниципаль районында "Опека" үзәгенең кайнар линия телефоны: 8 (8553) 32-45-56.
 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса