Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә рестораннарны һәм төнге клубларны тикшерделәр

Коронавирус таралу куркынычын булдырмау буенча чараларны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда җәмәгать туклануы биналары, күңел ачу клублары, сәүдә үзәкләре эшчәнлегенә чикләүләр кертелде.

Әлмәттә дә аларның эшчәнлеге 22.00 сәгатьтән соң туктатылды. Кичә полиция хезмәткәрләре ӘМР башкарма комитетының сәүдә бүлеге вәкилләре белән берлектә күңел ачу үзәкләрендә таләпләрне бозу очракларын ачыклау буенча 22.30-00.00 сәгатьләрдә рейд уздырды. Әлмәттә аеруча халык күп йөри торган 9 ресторан һәм төнге клуб тикшерелде. Шуларның өчесендә режим бозу очрагы ачыкланды. Әлеге үзәкләрнең хуҗаларына беркетмәләр төзелде, шулай ук алар прокуратуга чакырылды. Мондый рейдлар алга таба да дәвам итәчәк.


Исегезгә төшерәбез, 28 марттан ТР хөкүмәтенең азык-төлек кибетләре һәм даруханәләрдән башка барлык сәүдә-күңел ачу нокталарын ябу турындагы карары үз көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса