Әлмәттә элеккеге тоткыннарны хөрмәтләделәр [+ФОТОЛАР]
Җәмгыять

Әлмәттә элеккеге тоткыннарны хөрмәтләделәр [+ФОТОЛАР]

Бүген Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне.

Әлеге уңайдан КНИТУ-КАИның Әлмәттәге филиалында очрашу кичәсе оештырылды. Хәзерге вакытта Әлмәт районында кече яшьтә фашист концлагерьларында тоткынлыкта булган 6 кеше гомер кичерә.
Социаль яклау идарәсе җитәкчесе Кадрия Гыйматдинова, ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, КНИТУ-КАИ филиалы директоры Светлана Юдина һәм башкалар очрашуга килгән ветераннарга зур газаплар кичерергә туры килүен билгеләп үттеләр, изге теләкләрен җиткерделәр. Тоткын балаларның хезмәтләреннән кайда һәм ничек кенә файдаланмыйлар. Балигъ булмаганнарның күпчелеге концлагерьлардан әйләнеп кайтмый. Россия территориясендә генә фашист оккупантлары 1,7 миллион кешене, шул исәптән 600 мең баланы аталар, газ белән агулыйлар, яндыралар, асалар. Тулаем алганда, концлагерьларда барлыгы 5 миллионга якын ватандашыбыз һәлак була. Ул елларны искә алганда ветераннарның күзләреннән әле дә яшь тамчылары тәгәри. Алар эшләгән предприятие-оешмалар вәкилләре дә күңел түреннән чыккан теләкләрен ирештерделәр. Ә студентлар җыр-биюләрен бүләк итте.