Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Индустриаль сквер» барлыкка киләчәк

Санкт-Петербургның стрит-артны өйрәнү-тикшеренү институты «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы кысаларында «Индустриаль сквер» — яңа иҗтимагый киңлекне эшләүгә керешәчәк. Ул Белоглазов ур., 62 адресы буенча урнашачак.

"Барысы да резервуарларда һәм Белоглазов урамындагы котельный диварларында „Нефть барлыкка килү теориясе“ дигән масштаблы мураллардан башланды.  Аннары шунда ук „Нокта“ лазер-инсталляциясе барлыкка килде.  

Бу карарны кабул итү АПТС янындагы койманы алдыру һәм бина каршындагы территорияне бушатырга этәргеч булды. Хәзер биредә 8000 кв.метрлы буш мәйдан һәм тиздән "Индустриаль сквер" төзелеше башланачак. Бетон, тимер һәм индустриаль эстетика белән бәйле башка материаллар. Яңа мәгънәләр һәм функцияләр» — дип шәрехли паблик-арт программасының кураторы Полина Еж.  

Сквер территориясендә скейт һәм BMXта йөрүчеләр өчен яңа урын барлыкка киләчәк, аны эшләү белән Россиядә экстремаль парк төзелеше индустриясе лидеры — Fk Ramps шөгыльләнә. Онлайн-очрашуда Fk Ramps компаниясенә нигез салучы Родион Тихомиров һәм «Алтын алма турында әкиятләр» паблик-арт программасының кураторы Полина Еж. Алар  Әлмәтнең скейт һәм BMX берләшмәләре белән сквер өчен рамплар проекты турында фикер алыштылар.  

Исегезгә төшерәбез, "Алтын алмалар турында әкиятләр" — стрит-артны өйрәнү-тикшеренү институты тарафыннан Әлмәт шәһәрендә "Татнефть" компаниясе инициативасы буенча тормышка ашырыла торган биш еллык паблик-арт программасы.  

Проект нефть төбәге тарихы һәм аның халкы турындагы эпос булып тора, ул шәһәр диварларына күчерелгән һәм гомуми велосипед маршруты буенча урнашкан, төрле илләрдән чакырылган экспертлар һәм рәссамнар төркеме катнашында гамәлгә ашырылган. Рәссамнар иллюстрацияләгән барлык тарихлар Әлмәт районында җыелган яки Татарстанның гомуми мәдәни-тарихи мирасы фрагментларыннан гыйбарәт.

goldenapples@streetartinstitute.com

FK-ramps компаниясе - Россиядә экстремаль парк төзелеше индустриясендә лидер. Үзенең беренче проектын ул 2005 елда тормышка ашырган һәм 13 ел эчендә яшь энтузиастлар командасыннан, теләсә кайсы катлаулы проектларны тормышка ашыру өчен, җитештерү, логистика, монтаж һәм капиталь төзелеш линияләре булган заманча, технологик оешмага әверелгән. Бу елларда бөтен Россия буенча иҗтимагый киңлекләрне һәм спорт мәйданчыкларын (Калининградтан алып Владивостокка кадәр) яңарту, төзү һәм төзекләндерү буенча 450дән артык проект гамәлгә ашырылды. ЭФФЕЙ-рампс -  базарда әйдәп баручы, Көнбатыш стандартларына туры килә торган дизайн һәм сыйфат гарантияле җитештерүче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса