Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илтән-Бутада 35 елдан соң клуб ачылды [+ФОТОРЕПОРТАЖ]

Бүген районда шатлыклы вакыйга - тагын бер авыл клублы булды.

Илтән-Бута авылы халкы бу көнне зарыгып көтте. Ниһаять, алар да республика программасына эләгеп, клублы булды. Клуб ачу тантанасына шәһәрдә һәм башка төбәкләрдә яшәүче якташлары да кайткан иде. Авыл халкын һәм кунакларны район башлыгы Айрат Хәйруллин, Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев тә тәбрик итәргә килгән иде. Алар клубка уңышлар, аның кайнап яшәвен теләп территориягә агач та утырттылар.
Җыр-моң урамга кадәр чыкты. Татарстанның халык артисты Виталий Агапов, районның фольклор коллективлары авыл халкын үз агымына ияртте.
Клуб зур түгел, 50 урынлык. 1981 елда куллануга тапшырылганы ике катлы һәм зуррак иде. Аңа ремонт ясау мөмкин түгел дип тапканнар соң Мәдәният йорты ябылды һәм сүтелде. Авылда яшәүчеләр ничә ел интекте. "Илтәнем" фольклор ансамбле репетицияләрне шәхси йортта уздырырга мәҗбүр булды. Шуңа күрә дә кечкенә булса да, бик тансык бу клуб. Өстәвенә бик матур итеп төзелгән. Авылда яшәүчеләр биредә өлкәннәр өчен дә, балаларга да түгәрәкләр оештырылсын, концерт-театрлар да килсен иде дигән теләген җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса