Җәмгыять

Иң яхшы сөяркәләр нәрсә ашый?

Италия галимнәре сөешү осталыгының һәм сыйфатының кайсы ашамлыкларга бәйле булуын ачыкламакчы булган.

Сорау алуда мең кеше катнашкан.

Кем кишер ашарга ярата — шулар хисе ташып торучы булып чыккан. Кишер яратучы хатын-кызлар игътибарны җәлеп итә торган кием-салым кия, ә вегетариан ир-егетләр дәртле сөяркәләр икән. Галимнәр, кофе яратучылар кыланчык була, дигән фикергә килгән. Ә поп-корн яисә тәрәч (треска) балыгын үз иткән ирләр - әйбәт сөяркәләр, камыр ризыкларын яратып ашаучылар - ышанычлы, иткә өстенлек бирүчеләр үз-үзләрен генә ярата, дигән нәтиҗәгә килгән галимнәр.

http://kiziltan.ru/