Җәмгыять

Гаилә учагы үксезләрне җылыта

Тиздән беренче сентябрь - җәйге озын яллардан соң малайлар-кызларның шатланышып, тизрәк әти-әниләрен яхшы билгеләр белән куандырырга ашкынып мәктәпкә бара торган вакытлары да якынлашып килә.

Яңа уку елы башланыр алдыннан «Әлмәт таңнары» һәм «Знамя труда» газеталары хезмәткәрләре Кичүчат авылында - бер бик тә зур, дус-тату гаиләдә кунакта булдылар.

Әлбәттә инде, кунакка буш кул белән йөрмиләр. Без дә гаиләдәге ике укучыга мәктәп букчалары, китап-дәфтәрләр, пеналлар һәм башка күптөрле канцелярия товарлары алып барырга тырыштык. Игелекле гамәл өчен Байдәүләтовлар гаиләсен сайлавыбыз юкка түгел. Биредә өч үксез бала тәрбияләнә.

Гаиләнең чыннан да ныклы, тату булуына бик тиз инанырга туры килде: без, кунакларны каршы алырга олысы-кечесе, хәтта оныклар да бергәләп чыккан, күршедә яшәүче бала-чага да безне күрергә ашыккан иде. Өй эченә дә барыбыз бергәләп уздык һәм алга таба да бездән бер генә минутка да аерылырга теләмәделәр.

 

Шатлык яши биредә

Гаилә тарихы турында сөйләвен үтенеп, без гаилә учагын саклап тотучы хуҗабикә Лилия Госмановнага мөрәҗәгать итәбез.

- Бар да гадәти гаиләләрдәге кебек инде, ирем белән 38 ел бергә яшибез, яшьтән үк күп балабыз булыр дип хыялланган идек, әмма Ходай бер кыз гына бирде. Ул үсеп, кияүгә чыкты, хәзер инде үзе балалар әнисе. Шулай итеп без ирем белән икәү генә калдык. Менә шул чагында тәрбиягә балалар алырга дигән уй килде дә инде башка. Аларга ата-ана назы, гаилә учагы җылысы, кайгырту-мәхәббәтебезне бирергә теләдек. Шулай итеп, биш ел элек гаиләбездә Руслан барлыкка килде. Без аны Алабуга балалар йортыннан барып алдык. Үзе кечкенә генә булса да, сабый барысын да аңлый иде. Сине алырга киләләр дигәч, Руслан шунда ук җыенып, киенеп тә куйган. Юкса әле бит кемнәр киләсен дә белми, безне күргәне дә юк. Үзебездә дә бер генә дә шик тумады. Чөнки ул безнең бала, өенә, гаиләгә кайтасы килә торган үксез сабый иде, - дип сөйли Лилия Госмановна.

Бүген әти-әни Руслан белән горурлана ала. Малай бик яхшы укый, олимпиадаларда призлы урыннар яулый, инглиз телен яхшы үзләштерә икән.

- Руслан бишенче сыйныфка күчте, мәктәптә үзен мактыйлар, башкаларга үрнәк итеп куялар. Ул укырга, яңадан-яңа белемнәр үзләштерергә ярата, - дип шатланып туя алмый ана. - Әмма без шуңа игътибар иттек: гаиләдә аңа ялгызына гына авыррак иде. Шунлыктан узган елның ноябрендә балалар йортыннан апалы-энеле Алина белән Викторны алырга булдык. Алина зур инде, сәүдә техникумында белем ала. Ә Витяга әле 11 генә яшь. Ул бик хәрәкәтчән, актив бала. Әтисенә хуҗалык эшләрендә булыша, үз куллары белән нәрсә дә булса ясарга ярата. Тик менә уку гына аңа бик җиңел бирелми әлегә. Әмма төшенкелеккә бирелмибез, барысын да җайга салырбыз, иншалла. Малайлар бию түгәрәгенә йөри, күптән түгел тәүге тапкыр бәйгедә катнаштылар. Барысы өчен дә борчылабыз инде, бөтен теләк - аларның бәхетле булып үсеп җитүен күрү...

- Хатынга рәхмәт, балалар алу барыбер да аның идеясе булды, ә мин хупладым гына, - дип сүзгә кушылды гаилә башлыгы Юлай Нуриманович та. - Бүген без бик бәхетле, йортыбыз балаларның шат авазларыннан гөрләп тора.

Бу көнне гаиләгә кунакка килгән «Опека» идарәсе начальнигы Роза Әфләтунова да Байдәүләтовлар гаиләсенә соклану һәм рәхмәт сүзләрен кызганмады.

- Алар чыннан да бик тату, авылда аларны беләләр, хөрмәт итәләр, балалар да бер-берсе өчен үлеп тора, - дип ассызыклады Роза Егоровна. - Сүз уңаенда әйткәндә, Байдәүләтовлар үрнәгенә ияреп Кичүчатта тагын бер гаилә тәрбиягә бала алырга теләк белдерде. Шәйхетдиновлар Альбина исемле кыз алдылар, әтисе белән әнисеннән тыш кызның энесе Айбулат та барлыкка килде. Хәзер бергәләп, тату булып үсәләр.

Бәхет төшенчәсе кыенлыкка урын калдырмый

Шулай да балалар белән тәүге тапкыр аралашканда авырлыклар булдымы, алар яңа йортка тиз күнектеме, дип кызыксынабыз хуҗалардан.

- Әлбәттә инде, баштарак берникадәр аңлашмаучылыклар булып алды, бер-беребезне өйрәнергә кирәк иде. Әмма бу ничектер үзеннән-үзе, тиз арада чишелде дә. Балалар шунда ук безне әти-әни дип йөри башлады, тиз күнектеләр. Барыбер да аларга бит гаилә җылысы, ата-ана назы җитми иде, без менә шуны бирергә тырыштык та, - ди ата-ана. - Бер уңайдан уллыкка яки кызлыкка бала алырга теләүчеләргә киңәш тә бирәсе килә: авырлыклардан курыкмагыз, баланың бәхетле булуын, куанганын күрү бернинди кыенлыкка да урын калдырмый. Бары тик аларны яратырга кирәк, калганы үзеннән-үзе киләчәк. Балаларга яхшылык өләшергә, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтергә генә кирәк. Яратканны тойсалар, алар да шуның белән үк җавап бирәчәк.

Әңгәмәбез башында ук кече уллары Витяның хуҗалык эшләрендә әтисенең алыштыргысыз ярдәмчесе булуын әйткән идек инде. Чынында, Байдәүләтовлар гаиләсендә беркем дә эшсез калырлык түгел. Ихаталары зур, хуҗабикәнең кайгыртучан куллары белән йорт яны бакчасы чәчәккә күмелеп утыра, теплицалары бар, кош-корт, куян асрыйлар. Хуҗалык эшләрен бергәләп башкару балаларга бик ошый, күрәсең.

Хәер, биредә ничек яшәүләре турында үзләреннән сорап карыйк.

Руслан:

- Әти белән әни бик әйбәт, яхшы күңелле кешеләр, һәрнәрсәдә ярдәм итеп торалар, кайгыртучаннар. Мин дә аларны яхшы билгеләр белән шатландырырга, һәрчак ярдәм итәргә тырышам. Бу гаиләгә эләгүем белән мин бик бәхетле.

Виктор:

- Миңа биредә ошый, тату яшибез, куяннарны бергәләп карыйбыз, кич белән бергәләп су сибәбез. Әти миңа эш кораллары белән ничек дөрес эшләргә кирәклеген өйрәтә, барысын да аңлата. Үскәч, әти-әниемнең йөзенә кызыллык китермәскә тырышачакмын. Алар минем белән горурлансыннар иде дип телим.

Регина АГМАНОВА

Автор фотолары