Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Путь домой" фондында азык калмаган

Хуҗасыз калган этләрне караучылар чаң кага.

Йортлары булмаган этләрне ашатырга азык ике көнгә генә җитәрлек калды, дип яза Инстаграм сәхифәсендә "Путь домой" фонды хезмәткәре. 

"Чиратым график буенча шимбә көнне, иртән мине 120 җан шатланып өреп каршы алачак, 120 пар күз миңа текәлеп савытына ризык салуны көтәчәк... Ә ул юк! Дөресен генә әйткәндә, миндә паника, аркам буенча салкын төерчекләр йөгерә, без алар өчен җаваплылык алдык, ә аларга ашарга әйбер юк", - дип кичерешләре белән уртаклаша эт караучы кыз.

120 эткә көненә чыгым - 2,5 капчык (1 капчык 1500 сум)= 3750.00

7 көнгә = 26 250 сум 

Бу бер атнага булса да этләрне ашатырга кирәкле күләм.

"Путь домой" фонды игелекле гамәл кылырга теләүчеләрдән хуҗасыз калган этләргә азык алырга ярдәм итүен үтенә:

"Безнең участокка килгәннәр белә, без этләрне чиратлап чыгарып йөртәбез, ә эт йөргән вакытта вольерларда җыештырабыз, суны алыштырабыз, савытына ашарга салабыз... Ә менә кайчагында этләр йөрергә, йөгерергә һәм хәтта селкенергә дә теләмиләр, кайберләре вольерлардан читкә китми, янәшә дә генә әйләнәләр, ә беләсезме ни өчен? Чөнки аларның ашыйсылары килә, үз порцияләрен алмый калудан куркалар. Шимбә көнне аларны ашатырга ризык юк... Безгә ярдәм итегез..."

Ирекле иганәләр өчен реквизитлар :
Сбербанкның Visa картасы номеры: 4276 6200 1796 7419 (89172564828 телефонына бәйләнгән)
ТЕЛЕФОН: 89274943775

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса