Федоровлар гаиләсе автобуслы булды
Галиәсгар Камал театрының яңа бинасында узган «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрәләр фестиваленең йомгаклау тантанасында күп балалы гаиләләргә яңа автобусларның ачкычлары тапшырылды.
«Атлант» маркалы, уналты урынлы автобуска республиканың төрле районнарында яшәүче алты гаилә ия булды. Аларның һәрберсе ун һәм аннан да күбрәк бала тәрбияли. Бүләкләнүчеләр арасында әлмәтлеләрнең дә булуы куандыра. 12 бала тәрбияләүче Федоровлар гаиләсе дә бу көнне автобуска ия булды. Күпләр хәтерлидер, әлеге гаиләгә узган ел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ата-ана батырлыгы» медален тапшырган иде. Федоровлар гаиләсенә чираттагы бүләкне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шәхсән үзе тапшырды. Ул күп балалы гаиләләрнең республикада туа торган яшь парлар өчен үрнәк булып торуын искәртте. Ирина һәм Денис Федоровлар 22 ел бергә гомер кичерәләр. Ирина Александровна күп балалы әни генә түгел, талантлы һәм күпкырлы ханым да: тәмле пешерә, тегә, бәйли, фортепианода уйный һәм кул эшләре белән шөгыльләнә. Үз үрнәгендә балаларын иҗатка һәм гаилә традицияләренә өйрәтә. Гаилә башлыгы Денис Александрович исә ышанычлы һәм хезмәт сөючән кеше. Ул слесарь-сантехник булып эшли, үзен намуслы һәм җаваплы хезмәткәр буларак таныткан шәхес. Федоровлар гаиләсе балаларны тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Күршеләре һәм укытучылар һәрчак гаилә турында җылы сүзләр генә әйтәләр, гаилә әгъзаларының дустанә һәм тәрбияле булуларына сокланалар. Аларның йортында кичке укуның күркәм традициясе аерым урын алып тора.
Федоровлар гаиләсенә һәм Әлмәт районының барлык гаиләләренә дә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык теләп каласы килә. Һәр йортта мәхәббәт, хөрмәт һәм үзара ярдәмләшү хөкем сөрсен, ә гаилә кыйммәтләре буыннан-буынга күчсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia