Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Эшкә урнашу җаен беләсезме?

Баш дәүләт инспекторы аңлата.Эш урыннарында күп кенә бәхетсезлекләр үз хокукларыңны белмәүдән, хезмәтне төгәл сакламаудан килеп чыга. Моннан тыш эш бирүчеләрнең ярык тагарак алдында калдырулары да булгалый. Шундый хәлләргә юлыкмас өчен нишләргә? Татарстан Республикасындагы дәүләт хезмәт инспекциясенең Әлмәт шәһәрендәге бүлеге начальнигы-баш дәүләт инспекторы Фидаил Хәернасов белән булган очрашуда сүзебез әнә шулар...

Баш дәүләт инспекторы аңлата.Эш урыннарында күп кенә бәхетсезлекләр үз хокукларыңны белмәүдән, хезмәтне төгәл сакламаудан килеп чыга. Моннан тыш эш бирүчеләрнең ярык тагарак алдында калдырулары да булгалый. Шундый хәлләргә юлыкмас өчен нишләргә? Татарстан Республикасындагы дәүләт хезмәт инспекциясенең Әлмәт шәһәрендәге бүлеге начальнигы-баш дәүләт инспекторы Фидаил Хәернасов белән булган очрашуда сүзебез әнә шулар хакында барды.
Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчелеге белән тәүге очрашуыбыз. Моңа кадәр алай ачыктан-ачык сөйләшкән булмады. Халыкка җиткерер сүз-киңәшләр байтак. Әлеге структура башкарма властьның федераль органы булып санала.
- Без хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль службаның урындагы вәкаләтле затлары. Безнең җитәкчелек хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль службалар тарафыннан хезмәткәрләрнең куркынычсыз эш шартлары белән тәэмин ителеше өлкәсендә күрелә торган чаралары хакында мәгълүматны турыдан-туры хөкүмәт рәисенә җиткерә, - дип аңлатты Фидаил Рурикович.
Әлмәт дәүләт хезмәт инспекциясе бүлегендә алты инспектор хезмәт куя, алар 18 муниципаль райондагы эш бирүчеләрнең хезмәт закончалыгы нормаларын үтәвенә күзәтчелек итә. Зур бурычлар һәм мәсьәләләр өстендә эшли инспекция. Проблемалы мәсьәләләр дә байтак икән. Күбебез эшкә урнашу тәртибен дә белеп җиткерми.
- Кеше эшкә урнашырга килә ди. Әгәр дә аны биредә «мондый хезмәткәр безгә бара» дип тапканда, хезмәт закончалыгы нигезендә эш бирүче иң беренче итеп предприятие хисабына тиешле форма белән медицина күзәтүе узарга җибәрергә тиеш. Әлеге бланкта барлык параметрлар күрсәтелә, ягъни ул кайда эшкә урнашачак, хезмәтендә зарарлы шартлармы-юкмы һәм башкалар. Барлык белгечләрне узганнан соң ул суд-медицина экспертизасы һәм табибның тикшерү нәтиҗәсен алып, кабат эш бирүче янына килә. Предприятиедә аны эшкә алу турында рәсми приказ чыгарыла, хезмәт килешүе төзелә. Күп кенә хезмәткәрләр үзләренең хокукларын белми, бу хезмәткәргә имза куярга бирелгән килешүләрне анализлаганда яхшы күренә. Килешүдә аның вакытлыча яки билгесез вакытка эшкә алынуы, нинди вазифалар йөкләтелүе, төп эшендә зарарлы шартлар булу-булмавы, гарантияләнгән компенсацияләр карау-каралмау - барысы да күрсәтелергә тиеш. Зарарлы шартларда эшләүчеләр эш хакларына өстәмә алырга хокуклы. Элек аларга сәламәтлекләрен торгызу өчен өстәмә туклану бирәләр иде. Хәзер күп кенә предприятие аны акчалата түләүгә алыштырды. Бу чаралар закон тарафыннан каралган, - диде баш дәүләт инспекторы.
Килешүдә шулай ук хезмәт хакы күләме, эш графигы да төгәл күрсәтелергә тиеш. Яңа эшкә алынган кеше башта хезмәтне саклау службасына килеп инструктаж уза, аннан соң эш урынында кораллар, куркынычсызлык, хезмәтне саклау таләпләре белән таныша. Моңа кадәр булган эш стажы күпме булуга карамастан, аңа остаз беркетелә һәм стажировка ун көн дәвам итә. Хезмәтне саклау таләпләре буенча имтихан тапшырганнан соң гына аңа мөстәкыйль рәвештә эшләргә рөхсәт ителә.
- Яңа кешенең хезмәткә мөнәсәбәте җитәкчелекнең эшне ничек оештыруына карап формалаша. Бәхетсезлек очраклары булган предприятиеләрдә бу бигрәк тә ачык чагыла, - диде әңгәмәдәшебез. - Кайбер җитәкчеләр акча юклыктан зарлана. Ә бит социаль иминият фонды медицина күзәтүе, эш шартлары буенча махсус бәяләмә үткәрүгә тотылган чыгымнарны өлешчә кайтара. Бер генә оешманы да кире борганнарын хәтерләмим,
Эш бирүче ел саен хезмәткәрләрен беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләренә, хезмәтне саклауга өйрәтү буенча укулар оештырырга да тиеш икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса