Чупайда яшәүчеләр борчулы
Мин 1982 елда Чупай авылына юллама буенча балаларга математика фәне укытырга килдем. Ул еллар әле дә хәтердә.
Мәктәп директоры Әмин абый Шәехов элек, карьер заманында контора булган барактан яшәү өчен бер бүлмә биргән иде. Хәзер ул җирдә Рәфыйк абый Саримов йорт җиткерде. Мәктәпкә барганда-кайтканда Чупай пекарнясы (минем аны ипиханә дип әйтәсем килми, чөнки ул халык телендә гел пекарня булды) яныннан үтәргә туры килде. Шуннан узганда хуш ис - ИПИ исе башларны әйләндерә иде. Ул чактагы күпереп пешкән ипинең тәме телең йотарлык! Менә шунда белдем инде Чупай ипиенең нинди икәнлеген. Рәзинә апа Алексеева җитәкчелегендә эшләгән пекарняның продукциясе тирә-якта бик данлыклы. Көненә кулдан басып күпме ипи пешергән алар!
Чупай пекарнясының ябылуына да инде 10 елдан артыктыр. Рентабельсез дип карар чыгарылгач, аңа зур йозак эленде. Хәзер инде пекарня яныннан үткәндә, ул якка карарга тырышмыйм, чөнки, карасам, йөрәк әрни. Хуш ис таратып, авылыбызның даны булган пекарня бик аяныч хәлдә: акшарлары кубып, түбәсе актарылып чүп үсеп утыра, ә ишек алды хуҗасыз бер йортныкы кебек. Торгынлык чорында да авылда мондый һәйкәл булмаган. Әрни йөрәк...
Резеда Әхмәтшина, китапханә мөдире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia