Реклама
Балаларны машиналарда йөртү кагыйдәләрен бозуны профилактикалау максатыннан дәүләт автоинспекциясе яңа уку елы башыннан 10 сентябрьгә кадәр "Бала - төп пассажир" декадасын игълан итте.
Аның барышында инспекция хезмәткәрләре, участковойлар мәгариф учреждениеләре тирәсенә игътибарларын аеруча арттырды. Чаралар күрелүгә дә карамастан, балаларын махсус җайланмага утыртмаган яки беркетмәгән әти-әтиләр күзәтелеп тора. 1 сентябрьдән бу кагыйдәне сакламаган өчен штраф күләме 3 мең сум тәшкил итә. Балалар өчен каралган кресло да сатуда әнә шул бәядә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы