Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Айрат Хәйруллин балаларга сабак бирде [+ФОТОЛАР]

"Лидерлек дәресе" - бүген татар гимназиясендә уздырылган ачык дәрес шулай дип аталды.

Өлкән сыйныф укучылары район башлыгы каршында төркемнәргә бүленеп үзләренең проектларын якладылар. "Мәгариф" төркеме район башлыгына Әлмәттә гуманитар юнәлештәге югары уку йортлары, танылган һәм югары үрләргә ирешкән шәхесләр белән мастер-класслар уздыру, яшьләр өчен массакүләм-мәгълүмат чарасы кирәклеген җиткерделәр. "Инновация" секторы укучыларны куркынычсызлык белән тәэмин итү чаралары турында тәкъдимнәрен белдерде. "Төзекләндерү" секторы велоинфраструктураны яклап чыкты. "Яшьләр хәрәкәте" секторы Әлмәттә "Сәләт"лагере оештыру зарурлыгын дәллиләп яклады.
Район башлыгы укучыларның шундый җитди темалар күтәрүен бәяләде, алар буенча фикерен белдерде, укучыларның сорауларына җавап бирде. Аннан соң ул укытучылар коллективы белән очрашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса