Әлмәттән Оренбург халкына чираттагы гуманитар ярдәм китерелгән
Исегезгә төшерәбез, Оренбург өлкәсендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Күпләр йортсыз калган.
Оренбург өлкәсенә Әлмәттән эчәргә яраклы су төялгән фура барып җитте. Барлыгы 5 литрлы 2 мең данә шешә.
Гуманитар ярдәм кабул итү дәвам итә. Җыю пунктының адресы: Ленин урамы, 21 (Яшьләр үзәге). Ул 8.00-20.00 сәгатьтә эшли. Шәхси гигиена кирәк-яраклары, азык-төлек, урын-җир әйберләре һ.б. кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа