Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә социаль хезмәткәрләрне котладылар

Мөхтәрәм кунакларга бәйрәм кәефен «Әлмәт» милли-мәдәни үзәгенә кергәндә үк бүләк иттеләр. Социаль хезмәткәрләргә һөнәрләренә тугры булганнары өчен рәхмәт йөзеннән чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Рамил Закиров социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул аларга нык сәламәтлек, иминлек һәм киләчәктә дә һөнәри эшчәнлектә уңышлар теләде. Шулай ук бүләкләү тантанасы да узды. Социаль хезмәткәрләргә күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм хезмәт вазыйфаларын намуслы итеп башкарганнары өчен грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бәйрәмнең тантаналы атмосферасын шәһәрнең иҗат коллективлары һәм артистлары чыгышлары тулыландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса