Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә Сабантуйга өстәмә автобуслар йөриячәк

13 июньдә Әлмәттә Сабантуй кунакларына уңайлы булсын өчен шәһәр мәйданына кадәр өстәмә автобус рейслары оештырыла.

Транспорт 07:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр ике пункттан — РТС һәм «Панорама»дан йөриячәк.

 

1нче маршрут:

РТС – Шоссе ур. – Герцен ур. – Ленин ур. – Чехов ур. – Совет ур. – Бигәш ур. – мәйдан һәм кире юнәлештә.

 

2нче маршрут:

Панорама – Ленин ур. – М.Җәлил ур.– Гафиятуллин ур.– Төзүчеләр проспекты – Бигәш ур.– мәйдан һәм кире юнәлештә.

 

Пассажирларны утырту һәм төшерү юлдагы барлык тукталышларда башкарылачак.

 

Юл йөрү бәясе: 46 сум, ташламалы юл йөрү билетлары гамәлдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса