Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә яшәүче хатын-кыз йортсыз хайваннар өчен оялар төзүгә грант откан

Грант ярдәме - игелекле инициативаларның ныклы нигезе.

Инициатив бюджет системасы ярдәмендә халык үзләренең социаль әһәмиятле идеяләрен тормышка ашыру өчен финанслау ала ала. Бу бер тапкыр бирелә торган ярдәм күрсәтү генә түгел, ә озак вакытлы проектларны эшләтеп җибәрергә дә мөмкинлек бирә.

 

«Татнефть» амбассадоры Алинә Җиһангирова инициативасы белән «Өйгә юл» фонды карамагындагылары өчен хәйрия акциясе оештырылды. Компаниянең битараф булмаган хезмәткәрләре белән бергә алар өчен азык, дарулар һәм хуҗалык кирәк-яраклары җыйганнар, шулай ук вольерларны җыештыруда булышканнар. Игелекле эшкә Әлмәт интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә кушылды. Балалар әтиләре белән бергә этләр өчен оялар төзеделәр һәм ярдәм җыюда катнаштылар.

 

«Өйгә юл» фонды инде 10 ел эшли. Элегрәк ул компаниянең грант конкурсларында җиңүче булган. Алынган акчаларга песиләр өчен «Муркин дом» дигән махсус яшәү урыны җиһазландырылган. Быел операциядән соң карау таләп ителгән этләр өчен «Барбоскин дом» бытовкасы булдырырга планлаштыралар.

 

Бүген фондта 150 хайван — 30 песи һәм 120 эт бар, аларга көн саен кайгырту һәм игътибар кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса