Әлмәткә “Гаилә автобусы” килде
Әлмәт яңа «Гаилә автобусы: традицияләр - юлга!» социаль проектын каршы алды. Ул “Гаилә” илкүләм проекты һәм Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәме белән эшли башлады.
«Нур» психологик ярдәм үзәге мәйданчыгында әлмәтлеләр юристлар, табиблар, психологлар, репродуктологлар, медиаторлар, шулай ук социаль фонд, социаль яклау һәм дини конфессияләр вәкилләреннән бушлай консультацияләр алдылар.
Проект барлык категория гаиләләрне үз эченә ала: яшь парлар, студент гаиләләре, балалы гаиләләр, шул исәптән күп балалы һәм аз керемле гаиләләр. Төп максат — гаилә традицияләрен һәм кыйммәтләрен саклау аша мөнәсәбәтләрне ныгыту.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia