Халыктан тынычлык сакларга һәм паникага бирелмәүләрен сорыйлар.
Әлмәт районында 7 октябрьдән 9 октябрьгә кадәр Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрдән саклану буенча бөтенроссия өйрәнүләре узачак. Бу хакта район башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
- Бу көннәрдә юллар буйлап сиреналар һәм мигалкалар куелган махсус хезмәтләр машиналары йөриячәк. Курыкмавыгызны сорыйлар, чөнки бу планлы күнегүләр.