Әлмәт табиблары 69 яшьлек ир-атка инсульттан соң аякка басарга ярдәм иткән
Җәмгыять

Әлмәт табиблары 69 яшьлек ир-атка инсульттан соң аякка басарга ярдәм иткән

Пациентның хәлен яхшыртуда белгечләрнең тулы бер командасы – неврологлар, кардиологлар, психологлар, физик тернәкләндерү буенча белгечләр һәм шәфкать туташлары катнашкан.

Ир-ат хастаханәгә авыр хәлдә кергән. Вакытында дәвалану һәм иртә тернәкләнү нәтиҗәсендә ул операциясез акрынлап мөстәкыйль тормышка кайта алган.

  • Белгечләргә заманча җиһазлар: кире элемтәле локомотор комплексы ярдәм итә, ул пациентларга йөрү күнекмәләрен яңадан үзләштерергә ярдәм итә. Җиһазлар «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты буенча алынган.

Хәзер ир-ат тернәкләндерүнең икенче этабына күчкән: ышанычлырак хәрәкәт итә, күнегүләрне мөстәкыйль башкара һәм күнеккән көнкүреш күнекмәләренә кайта.