Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Яшьнәп яшик әле

Гомернең һәр фасылын күрү, һәркайсының матурлыгына хозурлану насыйп булса иде, дип яши адәм баласы.

 

Бүгенге көндә Габдрахман  авылы җирлегендә 335 пенсионер яши. Халык өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Спорт комплексы, боз сарае, туган якны өйрәнү музее, тәмле чишмә суы белән шатландыручы «Әнием утравы» дисеңме, барысы да өлкәннәрнең йөрәгенә шатлык, җан тынычлыгы табу урыннары булып тора. Бина булдыру – мәсьәләнең бер ягы булса, аның эшләп торуы, өлкәннәрнең шуңа тартылуы үзе күңелгә дәрт, юаныч өсти. 60-70 яшьлек әби-бабайларыбыз рәхәтләнеп бассейнда йөзәләр, 2024 елда ачылган «Бильярд клубы»нда үзләренең осталык-ларын, күнекмәләрен ныгыталар, район ярышларында катнашалар. Күңелле старт, дартс, электрон винтовкадан ату, волейбол, теннис, шахмат, шашка, йөзү ярышлары дисеңме – барысында да үз көчләрен сыныйлар. Мортазин Рәсим, бертуган Шәвәлиевлар, ирле-хатынлы Галләмовлар, Әхмәтова Наилә, Гайнанова Асия һ.б. призлы урыннар яулыйлар. Мәдәният йорты гөж килеп тора.

Җыр һәм бию ансамбльләре һәрвакыт хәрәкәттә. Әбиләребез «Балкыш – 2026» республика фестивалендә абслоют җиңүче һәм лауреат исемен яуладылар.

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез өчен маскировка челтәрләре үрүдә 10 нан алып 40 ка кадәр кеше җыелды, күмәкләшеп зур эш башкарылды.

Боз сараенда үзләре шумасалар да, әби-бабайларыбыз оныкларын алып киләләр, һәр төрле хоккей турнирларын кызыксынып күзәтәләр.

Ә музейның капкасын ачып керү белән әкият дөньясына чумасың. Өлкәннәребез үткәннәрен барлыйлар, хатирәләрен яңарталар. Балаларына, оныкларына бай мирас бүләк итәләр.

Шушы объектларда әле шактый пенсионер эшли, үзләренең матди хәлләрен яхшырту өчен булган мөмкинлекләрдән файдалана. Алар бик канәгать һәм рәхмәтле. Мәдрәсәгә йөрүче әбиләребез һәрдаим шушы изге гамәлләрне тудыручы авылдашларыбыз Тәхаветдинов Шәфәгать Фәхразый улы һәм Җәләев Равил Шамил улының гаиләләренә сәламәтлек, уңышлар теләп дога кылалар.

Чынлап та, йозак эленеп эшләми яткан биналар юк. Һәрберсе хәрәкәттә, һәркайсында тулы канлы тормыш кайный. Берүк озын гомерле булсын да, өлкәннәребезгә бәрәкәтле сәламәт тормыш насыйп булсын.

 

Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Җәмилә Мөхәммәтганиева,

ветераннар Советы рәисе,

Габдрахман авылы

 

Фото: Айдар Кәримов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса