Бүләк сәяхәт
Бөек Тукаебызга 140 ел тулган көннәрдә авылыбызның шәфкать ияләре Шәфәгать Фәхразый улы һәм «Туган авылым» хәйрия фонды директоры Равил Шамил улы әби-бабайларыбызга Казан шәһәренә сәяхәткә бару мөмкинлеге тудырдылар.
Быелгы Рамазан ае габдрахманлылар өчен бигрәк тә истәлекле булды. Яңа гына сафка баскан ифтарханә үз ишекләрен ачты. Мәдрәсәгә йөрүче әбиләр бергәләп ифтарлар уздырдылар, 160 урынга исәпләнгән аш заллары шыгрым кунаклар белән тулды. Әбиләр барысын да үз өсләренә алып әзерләделәр, җыештырдылар. Аларның активлыгын күреп, Тукай көннәрендә Казанга сәяхәт кылу да оештырылды.
Авылыбызның 35 пенсионеры Ирек, Мәрҗани мәчетләрендә булып намазлар укыдылар, китап йортында күренекле баянчы Кирам Сатиев белән очраштылар. Өч бармак белән уйнала торган гармуннан алып төрле зурлыктагыларында уйналган халкыбыз көйләрен тыңлап хозурландылар, бергәләшеп «Туган тел»не җырладылар. Авылдашыбыз, шагыйрә Гүзәлия Галләмова үзенең «Яз сулышы» китабын бүләк итте. Музейда өлкән яшьтәгеләр укып үскән Әлифбаны да, Шәриф Камалга багышланган истәлек язмаларын да күрергә насыйп булды.
Камал театрының яңа бинасында артист, телевизион тапшырулар алып баручы Алмаз Гәрәев театр бинасы, аның тамаша заллары белән таныштырды.
Кичен Тинчурин театрында дуслык, мәхәббәт һәм хыял турында «Хыял артыннан» дигән мюзикл карадык.
Көннең үткәне сизелмәде дә. Күтәренке кәеф, көн дәвамында алган тәэсирләр белән бүлешә-бүлешә кайтыр юлга кузгалдык.
Сәяхәтне бүләк иткән хөр-мәтле Шәфәгать Фәхразый улына, Равил Шамил улына рәхмәтләр укып дога кылдык.
Сәяхәткә баручы пенсионерлар,
Габдрахман авылы
Татарстан Республикасында «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында «Актив озын гомер» республика программасы эшли. Аның максаты-өлкән буын гражданнарының гомер озынлыгын һәм сыйфатын арттыру өчен аларның активлыгын арттыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia