Зиратлар – изге урын, анда һәркемнең әти-әнисе, әби-бабасы, туганнары, якыннары күмелгән
Яз җитү белән әлеге изге урыннарны чистартып, тәртипкә китереп тору – һәрберебезнең изге бурычы.
Авылларда апрель ахырларында зиратларны чистарту өмәләре үткәрү матур гадәткә әверелгән инде ул. Хәзер халыкны җыю да авыр түгел, һәр авылның мессенджерларда үз төркемнәре бар. Вакытын, көнен, нинди эш кораллары кирәк булуын шунда хәбәр итәләр, изге эшкә кушылырга чакыралар.
Югары Мактама авылы халкы зиратларны быел май башында чистартып, 3 май көнне коймасын буяп чыкканнар. Быелгы өмәдә 70 ләп кеше катнашкан булып чыкты. Өмәдә катнашучылар үзләре белән чүп салыр өчен капчыклар, кечкенә пычкылар, балталар, секаторлар да алып килгән булганнар.
– Игелекле гамәлгә авыл халкы, шәһәрдән кайтучылар да күмәк булып кушылды. Аннан алдагы көнне генә зират эчендәге агач ботакларын, чүп-чарны чыгарып түгү эше башкарылды. Техника һәм погрузчик белән Рамил Миннегалиев, Илгиз Фәхретдинов булыштылар. Зират коймасына буяуны мәчет фондыннан кайтарттык. Изге эшкә шулай бердәм булып кушылучыларның барысына да зур рәхмәт, – диде авыл имамы Нәсих хәзрәт.
Елховой авылының зираты – районда иң чиста, иң каралган изге урыннарның берсе санала. Зират биләмәләрен төзекләндерү буенча гына да биредә бик зур эшләр башкарылган. Узган елны гына да биләмәләрне корыган агачлардан арындырып, кран кулланып төпләрен тамырлары белән алып чистарту кебек масштаблы эшләр гамәлгә ашырылган иде.
– Ел да язгы чорда өмәләр оештырабыз. Безнең өмәләр өчәр көн дәвам итә – җомга көнне авыл халкы белән чистарту эшләренә чыксак, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә туган җирләренә шәһәрдән кайтканнар ярдәмгә килә. Зиратны койма белән әйләндереп алуда Шамил абый Динмөхәмәтов зур ярдәм күрсәткән иде, техника белән тәэмин ителештә һәм гомумән нинди генә сорау булмасын, ел да депутатлар булышып килә. Юлларны төзекләндерү, урамнарны яктырту буенча да саллы гына эш башкарылды. Зираттагы агач-куакларны ел саен кисеп, чистартып торабыз. Быел да әлеге чистарту эшләрен башкарырга планлаштырып торабыз, – диде Елховой авыл җирлеге башлыгы Алмаз Хәсәншин.
Чупай авылында зират биләмәләрен 26 апрельдә үк чистарткан булганнар. Авыл халкы үзләре белән пычкы, балта, мөмкинлеге булганнар бензопычкылар да алып килгәннәр. Техника белән Равил Шәвәлиев ярдәм иткән.
Чыннан да, бер уйлап карасаң, каберлекләрне чистартуга бер-ике сәгать вакыт җитәдер, ә савабы бәяләп бетергесез. Мәчеткә йөрүче авыл агайлары нәкъ менә шулай фикер йөртә. Аксакалларның әйткәннәрен күз уңында тотып, мәрхүм якыннарыбыз яткан изге урыннарны тәртипкә китерүдә барыбыз да бердәм булып кушылыйк.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia