Әлмәт районында зур йөк машиналары йөртүчеләр өчен туклану һәм су китерү оештырылды
Әлмәт районында зур йөк машиналары йөртүчеләрен кайгырталар.
⚡Әлмәт районында зур йөк машиналары йөртүчеләр өчен туклану һәм су китерү оештырылды
Әлмәт районында ябык трассаларда йөк машиналары йөртүчеләрне кайнар ризык белән тәэмин итәчәкләр. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Катлаулы һава шартлары аркасында Татарстанда республика трассалары буенча йөк транспорты хәрәкәтен тыюны күздә тоткан «Буран» планы кертелде.
Район территориясендә киеренке юл хәле урнашты. Хәзерге вакытта 40 тан артык йөк автомобиле метеошартларның яхшыруын көтеп торырга мәҗбүр.
Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова машина йөртүчеләргә кайнар ризык һәм су китерүне оештырырга кушты.
Район администрациясе ашыгыч хезмәтләр белән берлектә тәүлек буе юллардагы хәлне күзәтеп тора. Килеп туган катлаулы шартларда машина йөртүчеләрнең иминлеген һәм уңайлылыгын тәэмин итү өчен барлык кирәкле чаралар күрелә.
Фото: ӘМР башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia