Әлмәттә җәмәгать транспортында йөрү бәяләре күтәреләчәк
Киләсе елның 1 гыйнварыннан бер билет бәясе 46 сумга кадәр артачак.
Әлмәттә җәмәгать транспортында йөрү бәяләре күтәреләчәк
Әлмәт транспорт идарәсе вәкилләре хәбәр иткәнчә, киләсе елның 1 гыйнварыннан бер билет бәясе 46 сумга кадәр артачак.
Бу электр энергиясенә, ягулык-майлау материалларына, запас частьләргә һәм транспортка хезмәт күрсәтүгә бәяләр арту белән бәйле.
Шул ук вакытта озак файдаланыла торган юл йөрү билетларын сатып алганда отышлырак булачак:
- 40 сәфәрлек билет буенча бер сәфәрнең бәясе 40 сум булачак; – 60ныкы– 35 сум.
Гамәлдәге барлык ташламалар да саклана
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia