Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Татарстан рәисе Әлмәт районы күп профильле хастаханәсенә яңа ашыгыч ярдәм автомобиле ачкычын тапшырды

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау министры Альмир Абашевка сертификатлар тапшырды.

Татарстан рәисе Әлмәт районы күп профильле хастаханәсенә яңа ашыгыч ярдәм автомобиле ачкычын тапшырды 

Ашыгыч медицина ярдәме автомобильләрен тапшыру тантанасы Казандагы поликлиника янында узды. Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау министры Альмир Абашевка сертификатлар тапшырды. 

9  хастаханә "В" класслы ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре алды, алар арасында Әлмәт күп профильле хастаханәсе дә бар. Яңа машиналар Татарстан Республикасы бюджеты хисабына сатып алынган. 

💬"Бүләкләр тапшыру күркәм традициягә әверелде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Җәй көне без сәламәтлек саклау оешмаларына автомобильләр тапшырдык инде. Бүген тапшыра торган әлеге 9 авто шулай ук пациентларны йөртүне оештыру һәм медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту өчен каралган". 

"Барыгызны да шушы вакыйга белән котлыйм. Безнең халыкның сәламәтлеге өчен бар нәрсә дә булырга тиеш", - диде рәис.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса