Әлмәт күлендәге бозның калынлыгы 9,5 см
Юкә бозга чыксагыз.
Әлмәт күлендәге бозның калынлыгы 9,5 см
Әлмәт күлендә яр буенда бозның калынлыгы 9,5 см. Сулык уртасы ераграк булган саен, боз юкарак һәм төрлерәк була.
Шәһәрнең эзләү-коткару посты башлыгы Фәсхетдин Сираев хәзер бозга чыгу катгый тыелган, дип белдерде.
Боз ныгысын өчен температураны ким дигәндә өч көн эчендә -15 градуска кадәр һәм аннан да түбәнрәк төшерергә кирәк.
Шуннан соң гына ул бертөрле һәм үтә күренмәле, димәк, куркынычсыз булачак.
Фәсхетдин Хәбетдин улы шулай ук шәһәр күлендә һәм сусаклагычта экологик хезмәтләр белән даими рейдлар үткәрелүен хәбәр итте. Алар кысаларында бозда йөрергә яратучыларга 2 мең сумга кадәр штраф язарга мөмкиннәр.
Әмма нәтиҗәләр күпкә начаррак булырга мөмкин.
Фәсхетдин Сыраев куркыныч хәл булса, нишләргә икәнен сөйләде:
- Үзеңне кулга алырга һәм тынычланырга кирәк. Тавышлар белән игътибар җәлеп итәргә. Аркага ятарга һәм аякларыңны бозга ташларга. Бөтен гәүдә белән өскә тәгәрәп чыгарга һәм килгән маршрут буенча шуышырга. Анда боз тикшерү узган инде.
Шулай ук Фәсхетдин Хәбетдин улы коткаручыларны уйламыйча адымнар ясаудан кисәтте. Аның сүзләренә караганда, һич кенә дә батучыга кул сузарга ярамый. Аның үз-үзен коткару механизмы эшләячәк һәм сезне дә суга тартып төшерәчәк.
Аңа шарф, каеш, таяк сузарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia