Төбәк юлына капиталь ремонтның беренче этабын Әлмәт районында төгәлләделәр
Эшләр «Казан – Оренбург» – Кәләй станциясе – Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт трассасының өч километрлы участогында барган.
Төбәк юлына капиталь ремонтның беренче этабын Әлмәт районында төгәлләделәр
Башкарма комитет матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, эшләр «Казан – Оренбург» – Кәләй станциясе – Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт трассасының өч километрлы участогында барган.
Милли проект кысаларында анда вак таш-ком катнашмасын кулланып, грунтны стабильләштерү буенча эшләр башкарылды, юл өслеген алыштырдылар һәм асфальт-бетон өслекнең аскы катламын түшәделәр.
Киләсе елда ук эшләрнең икенче этабы башланачак. Ул асфальтның өске катламын салуны үз эченә ала.
Киләчәктә ремонт тагын 3,9 км дәвам итәчәк.
Аны 2027 елга кадәр тулысынча тәмамлаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia