Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт «Сугышчан туганлык» ветераннары ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне уңаеннан митинг уздырдылар

Митинг Ватанны саклаучылар истәлегенә бер минут тынлык һәм мемориалга чәчәкләр салу белән тәмамланды.

«Сугыш хәрәкәтләре ветераннары» мемориаль комплексы янында ракета гаскәрләре һәм артиллерия көненә багышланган тантаналы митинг булды. Чарада «Сугышчан туганлык»ның Әлмәт бүлеге вәкилләре, ветераннар һәм шәһәр халкы катнашты.

Әлмәт "Сугышчан туганлык" җитәкчесе Юрий Максимов үз чыгышында артиллериянең әһәмиятен ассызыклады:

"Бүген без чикләребезне саклаучыларны хөрмәтлибез. Артиллеристлар сугышларда һәрвакыт төп рольне уйнадылар — Сталинградтан алып, хәзерге сугыш хәрәкәтләренә кадәр. Без хәрбиләребез белән горурланабыз һәм аларга махсус хәрби операция зонасында җиңү телибез".

Митинг Ватанны саклаучылар истәлегенә бер минут тынлык һәм мемориалга чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса